2019 елда җирле халык үзара салым акчасына күлне чистарту һәм тирәнәйтү буенча эшләр үткәрү инициативасы белән чыкты.
Әлеге эшләрне башкаруга эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин кереште. Ул ел ахырына кадәр тирәнәйтү һәм киңәйтү буенча эшләр тәмамланачак, дип ышандырды.