27 апрель көнне Кайбыч районында Федоровский авылында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты хезмәткәрләре белән үз-үзеңне изоляцияләү өчен ябылачак. Хезмәткәрләр сменалап эшләячәк, һәр смена 2 атна эәлиячәк, коронавирус йогышы белән булган хәлләр яхшыруга кадәр.
Бүген район башлыгы А .И. Рәхматуллин өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында булды. Ул үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде һәм хезмәткәрдән моңа җитди карауларын сорады. Аның кушуы буенча шушы көннәрдә өстәмә урын-җир кирәк-яраклары кайтарылган, район мәктәпләре яшелчә продуктлары белән тәэмин иткәннәр,Мәлки авыл кулланучылар берләшмәсеннән шикәр китерелгән, ә икмәк комбинатыннан он бирелгән.