20 апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гражданнарның ваклап сату объектларында, шулай ук җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларыннан башка керүе һәм булуы тыела.
Кадерле якташлар, сезне үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү таләбенә җитди һәм аңлап каравыгызны сорыйм. Статистика буенча, авыруларның күбесе контакт юлы белән йоктырган. Менә ни өчен өйдә утыру, гаилә бәйрәмнәрен кичектерү, кибетләргә кирәк булганда гына чыгу бик мөһим.Битлек һәм перчаткалар киергә онытмагыз.
Ихтирам белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И. Рәхматуллин.
Дөньяда котырган пандемиягә дә карамастан, Татарстан аграрийлары бүген кырларда. Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Бернигә карамастан, Татарстанда язгы кыр эшләре ашыгыч темплар белән бара.
Федераль салым хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры операторы булып тора (алга таба - ЕРСМСП).
ЕРСМСП - ул ачык мәгълүматлар базасы, аның ярдәмендә предприятиенең яки шәхси эшмәкәрнең кече һәм урта эшкуарлыкка каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар ЕРСМПГА кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.
Бүген Кайбыч муниципаль район Советының 42 нче утырышы узды. Утырышта бүлек башлыклары, палаталар рәисләре, район прокуроры, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы буынының шәхси истәлеген саклау буенча «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак.
Хөрмәтле депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль хезмәт ветераннары һәм барлык җирле үзидарә хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Коронавирус пандемиясе вакытында район җитәкчелеге аз керемле шулай ук сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә, опекага алынган гаиләләргә ярдәм итәргә һәм аларга беренче кирәкле азык - төлек пакетлары бирергә карар кылды.
Барлыгы 150 гаилә әлеге азык-төлек пакетларын алды:
Инвалид балалар белән 55 гаилә
17 опекун һәм тәрбиягә бала алган гаилә
Аз керемле һәм күп балалы 78 гаилә
Хакимият органнары алга таба да халыкка һәртөрле ярдәм күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.
Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә эшли: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне - 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә гражданнар да, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә шалтырата ала. Күрсәтелгән телефон буенча терлекчелек, игенчелек, механизация, азык-төлек базары һәм башка мәсьәләләр хакында консультация алырга, шулай ук үз шикаятьләреңне, тәкъдимнәреңне калдырырга мөмкин.
Шуңа игътибар итегез, колл-үзәкнең эшен һәм аеруча мөһим мәсьәләләрне анализлауны яхшырту максатларында барлык сөйләшүләр яздырып барыла.
2019 елның 20 апрелендә Кайбыч ягы музее ачылды.
Туганнары һәм якыннары өйдә калган көннәрдә сез-безнең чорның чын геройлары булып эшлисез.
Еш кына үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, сез тормышыбызны коткарып каласыз, балаларны укытасыз, куркынычсызлык, җылылык һәм өйләрдә уңайлылык тәэмин итәсез.
Флешмобта катнашыгыз, буш вакыт булганда, фотоларыгызны #Мынаработедлявас #Безэшлибез хештегы белән урнаштырыгыз . Бирегез безгә мөмкинлеге сезне белергә һәм рәхмәт белдерергә.