ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев котлады. Алар Венера Шәңгәрәевнога  ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
 


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген район мәдәният йортында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин семинарны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Семинарда шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорлары да катнашты.
 

2018 елның 21 ноябрендә Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә район фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары киңәшмәсе узды. Киңәшмәне баш табиб Гөлнара Сафиуллина үткәрде. Анда җитештерү мәсьәләләре, еллык хисапларны тапшыруга әзерлек буенча фикер алыштылар.

Олы Кайбыч авылында гомер итүче Фирдинә Рәшит кызы Нигматова 19 нче ноябрь көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитəкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Загидуллина, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе Рəмис Сафин тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегенә 35 яшькә кадәрге, урта һәм урта белемнән түбән булгвн, Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән  яки хезмәт итмәгән, әмма хәрби билетта хәрби хезмәткә яраклылык турында билге булган хезмәткәрләр кирәк.

 20 ноября в мечети села Чутеево прошел благотворительный обед, в честь праздника Маулид ан-Наби, с участием людей старшего поколения

Юбилярны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
 

23 нче ноябрьдә район мәдәният йортында, әниләр көненә багышланган “Әни кирәк!” дип исемләнгән бәйрәм концерты узачак! Башлана 15.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

19 ноябрь көнне "Орлята" (Ульянково мәктәбе) һәм "В.Р. Платонов исемендәге Дан орденының тулы кавалеры" (Надеждино мәктәбе) яшь армиячеләр отрядларында ракета гаскәрләрен һәм артилерияне бәйрәм итү көнендә, Сталинград сугышының 76 еллыгына багышланган "Батырлык дәресләре" үткәрелде.  Дәрестә "Юнармия" штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Лилия Зиннәтуллина, Кораллы Көчләр ветераннары, югарыда күрсәтелгән мәктәп укытучылары, шулай ук Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрендә ракета өлешендә хезмәт итүче контрактчы сержант әнисе дә катнашты.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында 2018 елның 20 ноябрендә Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында "Хокукый кунак" консультация пунктының эше оештырылды.  Консультация эшен төрле ведомство – социаль яклау, опека һәм попечительлек, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, Эчке эшләр органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, нотариус, юристлар алып барды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International