Олы Кайбычта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында ярышлар узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

         Бүген «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт чарасы узды. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылды. Ярышта авыл җирлекләреннән 14 команда катнашты. Алар спортның 5 төрендә көч сынашты: йөзү, армрестлинг, шахмат, шашка һәм дартс.

         Киеренке көрәш нәтиҗәсендә гомумкоманда зачетында 1 урынны Колаңгы авыл җирлеге командасы, 2 урынны Ульянково авыл җирлеге һәм 3 урынны Борындык авыл җирлеге яулады. Без аларны котлыйбыз!
         Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул барлык катнашучыларны сәламләде һәм ярышларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
         Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4616547.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International