Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Россия Федерациясендә Иреклеләр (волонтер) елына йомгак ясадылар

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

          2018 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Ирекле хезмәтне стимуллаштыру һәм мотивацияләү: хакимият һәм гражданлык җәмгыяте инструментлары» темасына түгәрәк өстәл үткәрү һәм «Елның иреклеләр гамәле» республика конкурсын бүләкләү тантанасы үз эченә алган Россия Федерациясендә Иреклеләр (волонтер) елына йомгак ясадылар.

           Кайбыч районыннан «социаль доброволец» номинациясендә Федоровское урта мәктәбе укучысы Миназова Регина Илдар кызы җиңү яулады. Федоровское урта мәктәбе укучысы Шебалова Эльза Михайловна «Җиңү волонтеры» номинациясендә һәм «Көмеш волонтер» номинациясендә Федоровское авылында яшәүче Моисеева Нина Александровна лауреат булдылар.

            Әлеге чарада шулай ук Кайбыч районы иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе Миңнуллина Алсу Фират кызы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Закирова Лилия Рафис кызы катнашты. һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йорты"  директоры Гыйләҗева Альбина Фират кызы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International