– Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Кайбыч муниципаль район Со-веты, башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Сезнең хезмәт авыр да, җаваплы да. Авыл халкы, үзләрен борчыган проблемалар, сораулар белән, иң беренче чиратта, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә. Һөнәри осталык, намуслылык, тәвәккәллек кебек сыйфатларга ия булу белән беррәттән, сезгә оста оештыручы, идарәче дә булырга туры килә. Алдыбызга куелган төп бурыч – халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, районыбызны яшәр, эшләр, ял итү өчен тагын да уңайлы-рак итү. Үзара салым буенча кабул ителгән программаның уңышлы эшләве мактауга лаек. Бу эшләрне уңышлы башкару җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең осталыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, җитәкчеләр белән бергә эшли белүенә, теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне чишү ысулларын табуына да бәйле.
Сезгә туган төбәгебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәү һәм эшләү өчен ныклы сәламәтлек, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим».