Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы ТР вице-премьеры - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең агымдагы темплары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, республиканың барлык районнарында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләре актив алып барыла. Бүгенге көнгә 500 мең гектарга якын (планның 46% ы) тукландырылган, шул исәптән 287 мең га мәйданда уҗымнар, 192 мең гектарында - күпьеллык үләннәр.