25 апрельдә Казан шәһәрендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Форум кысаларында «Илһам»Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста безнең районнан "Проза" номинациясендә 7 һәм 9 сыйныф укучылары Ләйсән һәм Айзилә Абдрахмановлар җиңү яулады. Аларга дипломнар һәм 10000 сумлык сертификатлар тапшырылды. Шулай ук аларның шигырьләре "Илһам" альманахында басылып чыккан иде. Без аларны котлыйбыз!