Бүген Ульянково авылы мәдәният йортында җыелыш узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, «Ак Барс» холдинг компаниясенең персонал буенча генераль директор урынбасары Татьяна Чернова, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров катнашты.
Җыелышта "Золотая Нива" агрофирмасының яңа директорын тәкъдим иттеләр - ул Мотыйгуллин Ренат Риянович булды. Элек әлеге вазифаны биләгән Ямаев Эльвир Илдарович үз теләге белән азат ителгән.