ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм! 1945 елның 9 мае күпмилләтле Ватаныбыз тарихына мәңгегә кереп калды, ул тиңдәшсез батырлыкларга шатлану һәм авыр югалтулардан әрнү белән сугарылган. Җиңү көне - сугыштан соңгы барлык буыннарның патриотик гимны, ул яшь буыннарның күңелендә яңгырый, һәйкәлләрдә, урамнарыбызның һәм мәйданнарыбызның исемнәрендә мәңгеләштерелә. Безнең уртак бурычыбыз - бүген исән булган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү. Районда ветераннарның торак һәм башка социаль шартларын яхшыртуга, аларны иҗтимагый тормышта актив катнаштыруга юнәлдерелгән эзлекле сәясәт тормышка ашырыла. Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык кайбычлыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм муллык телим. Җиңү көне котлы булсын, кадерле дуслар!"

Бүген Олы Урсак авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
 

2019 елның 11-20 маенда Буа шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Идел аръягы төбәгенең чиктәш район үзәкләрендә (Апас, Олы Кайбыч, Тәтеш, Иске Чүпрәле, Кама Тамагы) «Буа: диалог киңлеге» III Халыкара милли театрлар фестивале узачак. Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Татарстан Республикасы, Иран, Швеция, Эстония, Төркия, Сербия, Украина, Молдова, Казахстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия) Республикасы, Калмыкия Республикасы, Чуаш Республикасы, Мордва Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе коллективлары да катнашачак. Спектакльләр Буа дәүләт драма театры, Буа районы мәдәният йорты, Буа мәдәни үсеш үзәге, шулай ук Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары мәдәният йортларында күрсәтеләчәк.
 

9 Май бәйрәме алдыннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Кайбыч үзәк сырхауханәсе коллективы исеменнән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Кайбыч үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Федоровское авылында яшәүче Анна Захарованы тантаналы рәвештә котладылар. Аңа озын гомер, нык сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.
 

           Хөрмәтле Альберт Илгизәр улы!

           Сезне Җиңү Көне уңаеннан котлыйм.

           Бу - XX гасырның иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышында дошманны тар-мар иткән каһарман буынны дан-шөһрәт белән искә алу көне.

           Ул буын туган җирдә тугрылыктан, күпмилләтле халыкның корычтай нык бердәмлегеннән көч алып, җиңү яулады.

           Ватан өчен авыр ул көннәрендә дә, хәзер дә татарстанлылар аларның батырлыгына лаеклы булырга тырыша, илне үстерү һәм куәтен арттыру кебек уртак зур эшкә үзләреннән лаклы өлеш кертә.

           Сезгә тынычлык һәм бәхет, республиканың һәм бөтен Россиянең үсеше хакына куйган хезмәтегездә зур уңышларга һәм олы максатларга ирешүегезне телим.

 

 


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Апас районында медицина хезмәткәрләре арасында зона спартакиадасы узды. Чарада алты сәламәтлек саклау учреждениесе: Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш үзәк район хастаханәләренең җыелма командалары катнашты. Алар шахмат, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, аркан тарту һәм эстафетада көч сынашты. Нәтиҗәдә, Кайбыч үзәк район сырхауханәсе әлеге ярышларда мактаулы 3 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!

 

17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне. Бу хакта искә төшерү өчен, бу көнне, гадәттәгечә, балалар ярдәм фонды, балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны төзегән «ышаныч балансы» бөтенроссия акциясен уздыра.
 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә Мурманск өлкәсе буенча Росреестр идарәсе вәкиле Елена Акимова килде.
 


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

7 майда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
 

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Әлеге чарада безнең районнан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә делегация катнашты.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International