Апас районында медицина хезмәткәрләре арасында зона спартакиадасы узды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

            Бүген Апас районында медицина хезмәткәрләре арасында зона спартакиадасы узды. Чарада алты сәламәтлек саклау учреждениесе: Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш үзәк район хастаханәләренең җыелма командалары катнашты. Алар шахмат, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, аркан тарту һәм эстафетада көч сынашты. Нәтиҗәдә, Кайбыч үзәк район сырхауханәсе әлеге ярышларда мактаулы 3 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International