Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә Мурманск өлкәсе буенча Росреестр идарәсе вәкиле Елена Акимова килде.
Визитның төп максаты - дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру өлешендә тәҗрибә белән уртаклашу, шул исәптән заманча геодезия җиһазлары һәм пилотсыз очу аппаратлары куллану.
Шулай ук Мурманск коллегасы эш командировкасы кысаларында Татарстан Росреестрының музей почмагы, архив бүлмәләре, эш урыннары, серверлар һәм башка бүлмәләр белән танышты.