ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Быел 7 майда хөкем ителүченең җәмгыятьтән изоляциясез җәза үтәүче учреждениеләр оешуга 100 ел тула.
 

4-5 майда Кайбыч муниципаль районыннан 14 кешедән торган йөгереш яратучылар төркеме бишенче Казан халыкара марафонда катнашты. Аларның дүртесе -  Гөлинә Габдрахманова, Динар Гатауллин, Айназ Саттаров, Айгөл Гатауллина истәлекле медальләргә лаек булды. Әлеге марафонда алар алдынгылар төркемендә 10 километрлы дистанцияне тәмамлады.

1 май көнне Олы Тәрбит авылында Май бәйрәмнәре уңаеннан мини-футбол буенча турнир узды. Турнирда Мәлки якларыннан һәм Чувашстаннан барлыгы 8 команда катнашты. Нәтиҗәдә, күчмә кубок "Двор" командасына эләкте, Асанов командасы 2 урын, "Двор 2" командасы 3 урынны яулады. Призлы урыннар алган барлык командалар да Комсомольск районыннан булдылар. Алар артыннан Мәлки командасы һәм Олы Тәрбитнең ике командасы бара.


5
май, 2019 ел
якшәмбе

Ул – Кече Кайбыч авылында туып-үскән Алмаз Низаметдинов. Аңа халыкны иман юлына тартуда уңышлар насыйп булсын. 


4
май, 2019 ел
шимбә

Экологик икеайлык кысаларында бүген район оешмалары һәм учреждениеләре катнашында өмә үткәрелде.
 

Бүген Олы Тәрбит авылында халыкның үзмәшгульлеге программасы буенча "Галина янында" икмәк пешерү кафесы ачылды. Тантаналы ачылышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, җирлекнең ветераннар советы рәисе Василий Уткин катнашты.
 


3
май, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин май бәйрәмнәре белән котлый.
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошинның Җиңү Көне белән котлавы!

 

Милләтләр эшләре буенча Комитет рәисе И.И. Гыйльметдинов Җиңү көне белән тәбрик итә.
 

Олы Кайбыч мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Азалия Җәләлетдинова, Рамилә Әблязова җитәкчелегендә, "вокал-соло" номинациясендә Төркиядә "Төрки дөньясы" Халыкара балалар фестивалендә чыгыш ясады һәм фестиваль дипломанты булды. Ул чын алтын медаль белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз!
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International