31 июльдә Галия Кайбицкая исемендәге музейда «Киңәшле эш таркалмас» исеме астында үткән «түгәрәк өстәл» төрле елларда музейда эшләгән җитәкчеләрне бергә җыйды. Егерме елдан артык үз тарихы булган музей эшчәнлеген быелдан яңа шартларда алып бара – район үзәгендә Туган якны өйрәнү музее ачылу биредәге этнография залына үзгәреш кертүне сорый.
Галия Кайбицкая исемендәге музейның музыкаль салонында 1 августтан 31 сентябрьгә кадәр музыка инструментлары ачык кургәзмәсе эшләячәк. Экспонатлар арасында курай, кубыз, тальян һәм хромка гармуннары, мандолиналар бар. Озын һәм кыска дулкында эшләүче тәлинкәле һәм «Йолдыз-54» маркалы лампалы радиоалгычлар – узган гасыр истәлекләре.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлекләрне саклау чаралары белән эшкәртү аркасында умарталарның агулануын булдырмау өчен чаралар комплексы турында фикер алыша, дип хәбәр итте министр урынбасарының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов журналистларга
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республиканың муниципаль берәмлекләрендә автоном янгын белдергечләрен урнаштыру эшен дәвам итә.
Су фонды, урман фонды, Татарстан Республикасының аеруча саклана торган территория һәм объект җирләренең дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондында кадастр бәясен билгеләү турында, шулай ук хисап проектына искәрмәләр бирү тәртибе һәм сроклары турында белдерү.
31 июльдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яңа балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты, ул тиздән файдалануга тапшырылачак. Аны шунда ук Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, төзелеш бригадасы мастеры Айрат Яфизов, җиһазлар белән тәэмин итүче Лариса Степанова, "Стройсервис" директоры Илдар Мингалиев каршы алды.
2019 елның 31 июленнән нотариаль таныклыкка тиешле килешүләрне теркәүгә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан нотариаль килешүләрне теркәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелде. Казанда гражданнарның сорауларына алыш-бирешләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирде. Сезнең игътибарыгызга шуларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.
2019 елның 31 июлендә "Чүпрәле муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Җылы йорт" социаль приюты " ДКУ базасында ведомствоара социаль – тернәкләндерү консилиумының чираттагы күчмә утырышы узды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча яңа ярдәмчесе итеп Биктимеров Муса Марат улы билгеләнде. Элек Казан шәһәрендә "Нәфис Косметикс" АҖ директоры урынбасары булып эшләгән.
Искәртеп узабыз, 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов конкурс башлану турында игълан иткән иде.