31 июльдә Галия Кайбицкая исемендәге музейда «Киңәшле эш таркалмас» исеме астында үткән «түгәрәк өстәл» төрле елларда музейда эшләгән җитәкчеләрне бергә җыйды. Егерме елдан артык үз тарихы булган музей эшчәнлеген быелдан яңа шартларда алып бара – район үзәгендә Туган якны өйрәнү музее ачылу биредәге этнография залына үзгәреш кертүне сорый.
Тәкъдим-кинәшләр киләчәктә музей эшен җанландырырга, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Музей Советы оештыру, районда музейлар буенча туристлар өчен маршрут төзу, музей каршында «Өченче буын университеты»ның төрле факультетларын ачу, эчтәлекле күргәзмәләр оештыру мәсәләләре буенча җанлы сөйлэшу булды.