2019 елның 31 июлендә "Чүпрәле муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Җылы йорт" социаль приюты " ДКУ базасында ведомствоара социаль – тернәкләндерү консилиумының чираттагы күчмә утырышы узды.
Консилиумда Кайбыч районы социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавеева, Кайбыч районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Зөлфия Гарәфетдинова, Кайбыч районы "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гүзәл Галиуллина, социаль приют директоры һәм эш составы катнашты. Приютта тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары да чакырылган иде.