ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2019 ел
шимбә

2 август көнне Борындык авылында авыл бәйрәме булып узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Алсу Сәетова бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.
 


2
август, 2019 ел
җомга

Төзүчеләр проект финанслауга күчкәч, эскроу счетларын кулланып бер ай вакыт узды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры өлешләп төзү өчен акча җәлеп иткәндә төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итүнең үзгәргән тәртибе турында искә төшерә.
 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.

 

Бүген ЗАГС бүлегендә үз никахларын Чуашстаннан Алексей Сетямин һәм Надеждино авылыннан Наталия Сапаркина теркәделәр.
 

Бүген ГХАТ бүлегендә үз никахларын Мөрәле авылыннан Альберт Гайнетдинов һәм Аксубай районыннан Алия Җиһангирова теркәделәр. 

 

Бүген Казан шәһәрендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Муниципаль берәмлекләре башлыклары өчен "Массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек" программасы буенча ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәров катнашында укулар уза. Анда шулай ук Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнаша.

"Экология, мәдәният, мәгариф "мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең яңа директоры итеп Кәлимуллин Айрат Азат улы билгеләнде. Моңа кадәр, әлеге вазифаны биләгән Багавеева Наталья Анатольевна Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасына күчерелде.
 

Бүген Кайбыч район Советы юристы Әхмәтова Лилия Шәүкәт кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, Лилия Шәүкәт кызына нык сәламәтлек, иминлек, эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук аңа истәлекле бүләк тапшырды.
 

Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 ел, № 468 карары белән расланган Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба - Дәүләт комитеты) турындагы Нигезләмә нигезендә.

Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Биккулова Алия Әсхәт кызы билгеләнде. Узган ел "Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры булып эшләгән. Моңа кадәр, әлеге вазифаны биләгән Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы лаеклы ялга киткән иде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International