2019 елның 5-7 августында Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга шәһәрендә "Мәгариф" милли проекты кысаларында мәктәп укытучыларының X Халыкара фестивале уздыра. Фестиваль кысаларында пленар сессия, заманча белем бирү өлкәсендә галимнәрнең һәм белгечләрнең ачык лекцияләре, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, фән өлкәләре буенча мастер-класслар, тренинглар, эксперт практикумнары, дискуссия мәйданчыклары, мәдәни һәм сәламәтләндерү программасы, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, иҗади һәм профессиональ конкурслар узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды. Тиешле таныклык Роспатент тарафыннан бирелде.
Бүген районның ике мәктәбендә: ТР Кайбыч муниципаль районының Олы Урсак урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Кайбыч муниципаль районының Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә киңәшмәләр узды.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү, нигездә, торак мәсьәләсенә, эшкә урнашуга кагылышлы иде. Кабул итүгә 3 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма җаваплар бирелде.
Күпләр психологка бәхетсезлек, хәвеф-хәтәр хисләре китерә торган теләсә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген белә. Иң еш кына сәбәпләр - кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләр, эчке конфликтлар яки курку.
Августта яңгырлы көннәр күп көтелә, шуңа күрә республика игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару тактикасын яңадан карарга кирәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләгәндә әйтте.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен һәр елда уздырыла торган «Минем җирем - Россия» иҗат конкурсына заявкалар кабул итүне дәвам итә. 2014 елда гамәлгә куелганнан бирле илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проектлар әлеге конкурс аша узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
Республикада терлек азыгы әзерләү темплары 2018 елның шушы чордагы дәрәҗәсеннән артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 5 августка республика буенча печән 454,1 мең тонна әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, ягъни фаразга карата 72% һәм 95%.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм "Скулавто" ҖЧҖ директоры Айрат Хәсәнов, шулай ук мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм мәктәп автобусларын йөртүчеләр катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә барышында мәктәп маршрутларында балаларны йөртүне оештыру буенча төп мәсьәләләр каралды.