Районда кадрлар үзгәрешләре

2019 елның 6 августы, сишәмбе

          Бүген районның ике мәктәбендә: ТР Кайбыч муниципаль районының Олы Урсак урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Кайбыч муниципаль районының Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә киңәшмәләр узды. Әлеге мәктәп коллективларына Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин яңа директорлар тәкъдим итте.
          Шулай итеп, ТР Кайбыч муниципаль районының Олы Урсак урта мәктәбе директоры итеп элек «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе» директоры булып эшләгән Җиһаншин Алмаз Равил улы билгеләнде.

         «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры итеп Моззаффарова Рушания Зөфәр кызы билгеләнде, элек бу мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International