Район делегациясе КФУның Алабуга институтында X Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә катнашты

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

          2019 елның 5-7 августында Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга шәһәрендә "Мәгариф" милли проекты кысаларында мәктәп укытучыларының X Халыкара фестивале уздыра. Фестиваль кысаларында пленар сессия, заманча белем бирү өлкәсендә галимнәрнең һәм белгечләрнең ачык лекцияләре, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, фән өлкәләре буенча мастер-класслар, тренинглар, эксперт практикумнары, дискуссия мәйданчыклары, мәдәни һәм сәламәтләндерү программасы, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, иҗади һәм профессиональ конкурслар узды.

           Фестивальнең беренче көнендә Кайбыч районы делегациясе дә катнашты. Дискуссион мәйданчыкларда һәм мастер-классларда фестивальдә катнашучылар белем бирү полилингваль киңлек булдыру, мәктәптә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану, укучыларның сәләтен үстерү һәм аларга ярдәм итү, инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру, укучыларның проект һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыру һәм җитәкләү, заманча укытучының имиджы кебек проблемаларны хәл итү турында фикер алыштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International