Күпләр психологка бәхетсезлек, хәвеф-хәтәр хисләре китерә торган теләсә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген белә. Иң еш кына сәбәпләр - кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләр, эчке конфликтлар яки курку.
Безнең районда яшәүчеләр психолог хезмәтләрен алу өчен «Өмет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге түләүле һәм түләүсез нигездә психолог хезмәтен күрсәтә.