22 ноябрьдә Казанда «Глаголица» балалар әдәби конкурсының финалы узды. Быел конкурс Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән - Кипр, Австралия, Тунис, Казахстан, Белорусиядән 588 катнашучы җыйды. Ул берничә этапта узды, финал исемлегенә «Глаголица» альманахында басылып чыккан 60 эш керде.
23 ноябрь көнне авыл мәдәният йортында ата-аналар комитеты «Тату сыйныф серләре» бәйгесе үтте. Анда безнең районнан 8 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.
Татарстанда электрон рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе буенча хезмәтләр өлеше (мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән ведомствоара электрон багланышлар аша) 2019 елның 10 аенда 96,4% тәшкил итте (2018 елда-92,75%). Әлеге күрсәткечнең «2014-2020 елларда хокукларны теркәү һәм кадастр исәбен алуның бердәм дәүләт системасын үстерү» федераль максатчан программасында каралган максатчан әһәмияте 70% ны тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирелә. Фермерлар өчен кооперативка керүнең кайбер өстенлекләре бар. Беренче чиратта-продукцияне җитештерү, саклау һәм эшкәртү буенча көчләрне берләштерү хисабына җитештерүнең рентабельлеген арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларына керү мөмкинлеге, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм Федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эше өчен нәтиҗәле идарә итү кирәк. "Кооператив идарәче" модульле экспресс-курсы кысаларында барлык теләүчеләрне нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
Социаль учреждение коллективына җитәкчене район башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, мондый җитди вазыйфага билгеләнү җитәкченең югары профессионализмын, эшлекле сыйфатларын лаеклы тану булып тора, бу алга таба социаль хезмәт күрсәтү үзәге үсешенә һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәчәк.
Муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин 25-30 ноябрьдә Финляндиядә укуда булачак.
Соңгы еллар дәвамында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көнен бәйрәм итү партия өчен күркәм традициягә әверелде. Шулай итеп, быел да партиянең Генераль советы Президиумы карары нигезендә 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр барлык төбәк һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә партиянең унсигез еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү атнасы узачак.
2019 елның 28 ноябрендә 09 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлегендә, Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 70 йорт адресы буенча, Тикшерү идарәсе органнары компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Без ел саен иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе булган Әниләр көнен зур дулкынлану, күңелебездә аларга карата чиксез ярату, ихтирам хисләре белән каршы алабыз.
22 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең IV форумы узды. Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелә һәм бер мәйданчыкта төрле конфессияләр вәкилләрен җыя.