
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең яңа җитәкчесе – Нигъмәтҗанова Гөлия Насыйх кызы булды. Социаль учреждение коллективына җитәкчене район башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, мондый җитди вазыйфага билгеләнү җитәкченең югары профессионализмын, эшлекле сыйфатларын лаеклы тану булып тора, бу алга таба социаль хезмәт күрсәтү үзәге үсешенә һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәчәк.