22 ноябрьдә Казанда «Глаголица» балалар әдәби конкурсының финалы узды. Быел конкурс Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән - Кипр, Австралия, Тунис, Казахстан, Белорусиядән 588 катнашучы җыйды. Ул берничә этапта узды, финал исемлегенә «Глаголица» альманахында басылып чыккан 60 эш керде.
Конкурста безнең районнан Федоровское урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айзилә Габдрахманова катнашты, ул «14-17 яшь» категориясендә «Татар телендә проза» номинациясендә җиңүче һәм Гран-при иясе булды. Ул шулай ук Татарстанның беренче Президенты М.Ш. Шәймиевтән махсус бүләк алды. Без аны котлыйбыз!