23 ноябрь көнне авыл мәдәният йортында ата-аналар комитеты «Тату сыйныф серләре» бәйгесе үтте. Анда безнең районнан 8 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.
Нәтиҗәдә:
1 урынны Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты командасы яулады;
2 урынны Хуҗа Хәсән, Чүти, Бәрлебаш, Ульянково мәктәбе командалары алды;
3 урынны Олы Подберезье, Кошман, Мөрәле мәктәбе командалары алды.
Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф ата-аналар комитеты (җит.Камалиева Г.В.) конкурсның зона этабында чыгыш ясаячак. Без аларны котлыйбыз!