ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 декабрь көнне Апаста ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы узды. Анда безнең районнан муниципаль этап җиңүчесе - Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары ата-аналар комитеты катнашты һәм 3 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!
 

17 декабрь көнне Олы Кайбычта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Спартакиада узачак. Катнашучылар спортның 5 төре буенча ярышачак – дартс, шашка, шахмат, армреслинг һәм йөзү. Башлана 9.00 сәгатьтә.
 

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенә "Мәдәни мохит" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында" Николай Рубинштейн" исемле яңа музыкаль инструмент – пианино алды.  
 


15
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

14 декабрь көнне Мәлки авыл җирлегендә Әфганстандагы хәрби бурычын үтәгән, әмма бик иртә бездән тыныч тормыштан китеп барган сугышчы-интернационалистларга мемориаль такта ачу тантанасы булды.
 


14
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген 10 сәгатьтә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең «2019 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2020 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча уртак коллегиясе булачак.
 

13 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәте ветераннары белән очрашты. Алар арасында - Югары Совет һәм Дәүләт Советының элеккеге җитәкчеләре, депутатлар, шәһәр һәм район Советлары рәисләренең урынбасарлары. Очрашу ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында ветераннарның үз инициативасы белән узды.
 

12 декабрьдә "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә районның яшь армиячеләре арасында «М.Т. Калашников варислары» олимпиада-викторинасы булып узды.
 

Беркетелгән күләмдә иминият взносларын түләүчеләр булып түбәндәгеләр тора: - шәхси эшмәкәрләр; - адвокатлар; - медиаторлар; - шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар; - арбитраж идарәчеләр; - бәяләүчеләр; - патент ышанычлы кешеләр; - КФХ башлыклары (үзләре һәм КФХ әгъзалары өчен); - РФ законнарында билгеләнгән тәртиптә хокукый практика белән шөгыльләнүче башка затлар.
 


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген "Рәйхан" кафесында районның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган хәйрия ашы узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «НАЗ» хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, Олы Кайбыч авылының "Ак калфак" җитәкчесе Гүзәл Хәялиева һәм районның "Ак калфак" җитәкчесе Җәмилә Сагиева катнашты.
 

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнашты, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары, район Советы һәм Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International