Еш кына сервис үзәкләре тарафыннан гарантия буенча телефоннарны ремонтлауга талоннар (накладной) рәсмиләштерү тәртибе буенча хокук бозулар булып тора.
Бүген Олы Подберезье авыл җирлегендә халык җыены узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Подберезье авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Оксана Емельянова, район прокуроры ярдәмчесе Ринат Сафиуллин, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
3 февраль көнне муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә булды.
4 декабрьдән вакытында түләнмәгән салымнар (милек, транспорт һәм җир өчен) салым бурычына әверелде.
2020 елның 30 гыйнварында Ульянково авыл җирлегендә 2019 ел өчен хисап җыелышы булды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов, "Алтын Нива "агрофирмасы" ҖЧҖ директоры Ренат Мотыйгуллин, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Барыгызны да 12 февральдә 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Татарстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов концертына чакырабыз. Билет бәясе 600 сум. Белешмәләр өчен Телефон: 2-13-12, 2-16-72.
Бүген муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Иске Чәчкаб мәдәният йортында булды, анда капиталь ремонт планлаштырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан өстәмә программа буенча 4 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
2020 елда «Комсомольская Правда» нәшрият йорты вәкиллеге тарафыннан «Татарстанның 100 ел эчендә 100 легендар бренды» проекты тормышка ашырыла. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм легендар гомумреспублика һәм район брендларын сайлау буенча халык онлайн-тавыш бирүне үткәрүне күздә тота. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың уңышларын гәүдәләндерүче 100 бренд сайлап алыначак. Проектта катнашу өчен гаризалар бирү мөмкинлеген Татарстанның барлык предприятиеләре һәм оешмаларына карарга була.
Февраль аенда Кайбыч районына Татарстан Республикасы Милли музееның "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан" дигән күчмә күргәзмәсе килә.
Күргәзмә 5 февральдән 5 мартка кадәр Кайбыч ягы музеенда эшләячәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 28.01.2020 ел, № Пр-12 боерыгы белән электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча дәүләт комитетының баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигы һәм Дәүләт комитетына тапшырыла торган мәгълүмат һәм материаллар исемлеге расланды.