3 февраль көнне муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә булды.
Быел мәктәптә «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча «үсеш ноктасы» гуманитар һәм цифрлы профильле мәгариф үзәге булдырылачак. Үзәк базасында «Технология», «Информатика», «ОБЖ» фәннәр буенча белем бирү программаларын, шулай ук өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру планлаштырыла. «Үсеш ноктасы» үзәкләре укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән.