Бүген Олы Подберезье авыл җирлегендә халык җыены узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Подберезье авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Оксана Емельянова, район прокуроры ярдәмчесе Ринат Сафиуллин, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.