ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Демеркуризация (терекөмешле пычратуларны бетерү һәм терекөмешле калдыкларны утильләштерү буенча чаралар) үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренә (ЕДДС) мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
 

1 февральдә Чүпрәле районының «Алтын Барс» боз сараенда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы һәм Илдар Халиуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча традицион ачык турнир узды.
 

2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» ачылачак.
 


2
февраль, 2020 ел
якшәмбе

30 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр яшүсмерләр арасында тимераякта шуу буенча Казан шәһәренең ачык беренчелеге булып узды. Тренер Фрат Җиһаншин җитәкчелегендә шөгыльләнүче Мөрәле төп мәктәбенең яшь тимераякта шуучылар үз яшьләрендә лидерлар рәтендә булуларын тагын бер кат исбатладылар. Шулай итеп, ярыш нәтиҗәләре буенча Айназ Билалиев егетләр арасында алтын медаль яулады, аның абыйсы-игезәге Айнур дүртенче урынны алды, ә Асия Мадаминова кызлар арасында көмеш медаль яулады. Без аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!

2 февраль көнне Кама Тамагы ш.т. п. да бадминтон буенча "ТР шәхси кубогы" республика ярышларының зона этабы булып узды. Бу турнирда Кайбыч районының яшь бадминтончылары беренче урыннарны яулады. 15 яшьтән олырак егетләр арасында Руслан Төхбәтуллин җиңүче булды, кызлар арасында - Адилә Хөснетдинова, ә 15 яшькә кадәрге категориядә Максим Ситнов һәм кызлар арасында Арина Алексеева алтын медальгә лаек булды. Алардан тыш, безнең тагын ике спортчы - бронза медальләргә ия булды: Рияз Гыймадиев - өлкән егетләр арасында, Катерина Иванова - кече кызлар арасында. Алар барысы да тиздән финал этабында чыгыш ясаячак, алар үз районы гына түгел, республиканың бөтен Идел аръягы зонасы данын яклаячак.  Аларның барысына да уңышлы чыгышлар һәм яңа җиңүләр телик!


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Олы Кайбыч авылы мэчетендэ 18: 30 сәгатьтә Буа районы мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов катнашында вәгазь кичәсе була.  Барыгызны да көтәбез!

«Демография» милли проекты һәм "Хатын – кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү-өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру" федераль проекты кысаларында 2020 елның 22 гыйнварында Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе Кайбыч муниципаль районы музее белән берлектә "Минем эшлекле әнием яки гаиләне һәм укуны ничек бергә тупларга" темасына түгәрәк өстәл узды. Анда 3 яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар чакырылган иде.

Советлар Союзы Герое М.К.Кузьмин исемендәге отрядның яшь армиячеләре «Юнармия» бөтенроссия хәрби-сәнәгать оешмасы штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендә Ленинград блокадасында катнашкан Тәскирә Латиповага бардылар.

Бүген Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәният йортында сәгать 10:00 - "Безнең ишегалды" республика программасын тормышка ашыру кысаларында ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча белем бирү воркшопының нәтиҗәләрен тәкъдир итү һәм 11:00 - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «2019 елда Министрлык эшчәнлеге һәм 2020 елга бурычлар: эш йомгаклары һәм тармакларны үстерүдә яңа чакырулар»темасына йомгаклау коллегиясе" узачак. Анда муниципаль район бышлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашачак.

Олы Подберезье авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Оксана Михайловна Емельянова билгеләнде. Элек ул Олы Кайбычта даруханә консультанты булып эшләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International