Сайлау участокларын карап чыгу

2020 елның 26 июне, җомга

Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин белән берлектә, Кайбыч муниципаль районы территориясендә урнашкан сайлау участокларын карап чыктылар.
Сайлау участокларында барлык чаралар да күрелгән:
Авыруның симптомнары булган гражданнарны ачыклау өчен тавыш бирү урынына якын килүдә температура контроле оештырылды. Шулай ук гражданнарның тән температурасын үлчәүче затлар билгеләнде.
Кешеләрнең күпләп җыелуын һәм чиратларны бетерү өчен тавыш бирү урынында тавыш бирүдә катнашучыларның хәрәкәт итү схемалары расланды . (махсус линияләр (күрсәткечләр). Тавыш бирү урынына территориягә аерым керү һәм аннан чыгу каралган.
Тавыш бирү урынына узу тавыш бирүдә катнашучылар кулларын дезинфекцияләү һәм аларга бер тапкыр кулланыла торган битлек һәм перчаткалар бирү өчен антисептик чаралар куллану пункты белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International