Район хуҗалыкларында яфрак азык әзерләү бара

2020 елның 26 июне, җомга

Район хуҗалыкларында яфрак азык әзерләү бара. Бу эштә аларга, традиция буенча, оешма-учреждениеләр коллективлары булыша.

Вакыт узу белән һәр тармакта нинди генә үзгәрешләр булмасын, терлекчелектә нинди генә яңа технологияләр кулланылмасын, терлекләргә яфрак азык әзерләү традициясе бүген дә дәвам итә. Шулай да юкә себеркеләре үз куллары белән әзерләнгән себеркеләр белән нәрсә чагыштыра ала соң?! Мондый яфрак азык алучы бозаулар төрле авыруларга бирешми. Ата-бабаларыбыз да моны яхшы белә иде.

Авыл халкы аны әзерләү таләпләрен яхшы белә: себеркеләр ике-өч килограмм авырлыктагы һәм юка ботаклардан гына бәйлиләр, җилләтелә торган, күләгәле урында киптерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International