Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларының региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигы
Мәдәни ялын оештыру формасы буларак музей комплексында экскурсия булды, анда 11 социаль хезмәт алучы, шуларның 5 балигъ булмаган бала катнашты.
Кайбыч муниципаль районының Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе планы нигезендә 2020 елның 23 июлендә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре, ГТХМ БИ ФЯХ ДЯХ ТР буенча 8 ЯКО 115 ЯКЧ хезмәткәре, Россия ЭЭМ Кайбыч районы бүлекчәсе балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы, мәгариф бүлеге методисты Кайбыч районы сулыклары буенча рейд уздырдылар. Җиде авыл җирлегенең түбәндәге торак пунктларында булдылар: Олы Урсак, Имәнле Бортас, Кече Мәми, Борындык, Федоровский, Олы Кайбыч авыллары. Балалар мәйданчыкларында йөреп чыктылар, балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, “Куркынычсыз җәй”, “Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында” белешмәлекләре тараттылар. Элегрәк комиссия районның барлык торак пунктларындагы су объектларында “Коену тыела” аншлаглары урнаштыруны тикшерү буенча эшләгән иде.
Көнкүреш приборлары тарихы цивилизация тарихына караганда да кызыклырак. Әйдәгез, бүген утюг турында сөйләшик. Бу көнкүреш предметының бик борынгы тарихы бар. Археологлар раслаганча, утюгны Борынгы Грециядә безнең эрага кадәр IV гасырда ук файдаланганнар. Башта ул җылытылган таш булган.
Һәм бары XVIII гасырда гына формасы буенча заманча чуен утюг барлыкка килә. Алар тышкы яктан кечкенә мичкә охшаган: прибор эчендә кызыл ялкынлы почмаклар булган.
Галия Кайбицкая исемендәге музей фонды тагын бер уникаль экспонатка тулыланды-шушы көннәрдә "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сагиева музейга "Подольск" маркалы тегү машинасын бүләк итте. Ул елларда тегү машинасы күп балалы ананың алыштыргысыз ярдәмчесе була.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ozon.ru (“Интернет-решения” ҖЧҖ) интернет-компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.
Район Башлыгы А.И.Рәхмәтуллин йөкләмәсе буенча районда күп балалы, аз керемле гаиләләр, үзе генә яшәүче һәм ялгыз пенсионерлар өчен автоном янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштыру дәвам итә. 2020 елның 17нче июлендә Кайбыч муниципаль районының Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре, ГТХМ БИ ФЯХ ДЯХ ТР буенча 8 ЯКО 115 ЯКЧ хезмәткәре, “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре составындагы комиссия районның 13 гаиләсенә автоном янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырды. Якын арада комиссия бу эшне дәвам итәчәк.
2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.
"Жырлый торган авыл" 2020 район фестиваленең графигы
Кайбыч игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр. "Гөбенә" агрофирмасы басуларында көзге бодай җыюга керештеләр. Уңыш гектарыннан 35 центнер тәшкил итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык механизаторларга уңышлар, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп эшләүләрен теләде.