Кайбыч муниципаль районының Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе планы нигезендә 2020 елның 23 июлендә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре, ГТХМ БИ ФЯХ ДЯХ ТР буенча 8 ЯКО 115 ЯКЧ хезмәткәре, Россия ЭЭМ Кайбыч районы бүлекчәсе балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы, мәгариф бүлеге методисты Кайбыч районы сулыклары буенча рейд уздырдылар. Җиде авыл җирлегенең түбәндәге торак пунктларында булдылар: Олы Урсак, Имәнле Бортас, Кече Мәми, Борындык, Федоровский, Олы Кайбыч авыллары. Балалар мәйданчыкларында йөреп чыктылар, балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, “Куркынычсыз җәй”, “Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында” белешмәлекләре тараттылар. Элегрәк комиссия районның барлык торак пунктларындагы су объектларында “Коену тыела” аншлаглары урнаштыруны тикшерү буенча эшләгән иде.