Автоном янгын хәбәрне урнаштыру эшен дәвам итә

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Район Башлыгы А.И.Рәхмәтуллин йөкләмәсе буенча районда күп балалы, аз керемле гаиләләр, үзе генә яшәүче һәм ялгыз пенсионерлар өчен автоном  янгын турында хәбәр итү җайланмалары   урнаштыру дәвам итә. 2020 елның 17нче июлендә Кайбыч муниципаль районының Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре, ГТХМ БИ ФЯХ ДЯХ ТР буенча 8 ЯКО 115 ЯКЧ хезмәткәре, “Өмет”  халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре составындагы комиссия районның 13 гаиләсенә автоном  янгын турында хәбәр итү җайланмалары   урнаштырды. Якын арада комиссия бу эшне дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International