Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән узган киңәшмә барышында сөйләделәр.
Цифрлаштыру Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында мөһим роль уйный. Инде бүген үк, әйтик, космос рәсемнәре нигезендә төзелгән һәм даими яңартылып тора торган карталар буенча кырларның урып-җыюга әзерме-юкмы икәнен билгеләргә мөмкин.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.07.202020 №2221-р боерыгын үтәү максатыннан 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак пунктлар җирләре категориясенә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
Бүген Кайбыч районы Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында " муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау "темасына семинар узды. Семинарда Район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы,, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире - Шрша Равия Бәдертдин кызы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге баш киңәшчесе - Рәхимов Салават Фоат улы, Кайбыч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе - Петухова Фәния Фәрит кызы, Кайбыч муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре катнашты.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 15 кеше язылды.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм тиешле хезмәткәрләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.
Район башлыгы гражданнарны һәр сишәмбе 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.
Җирләрнең кадастр бәясен билгеләү турында арадаш хисап документларын урнаштыру турында белдерү
«Яшүсмер-2020» «Каникуллар» ведомствоара профилактик операциясенең икенче этабы кысаларында 2020 елның 24 июлендә районның торак пунктлары буенча төнге рейд оештырылды. Парклар һәм балалар мәйданчыклары тикшерелде. Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турында кодексының 3.11 статьясе 1 өлеше буенча бер беркетмә төзелде.
Районда профилактика субъектлары белән берлектә рейдлар атна саен расланган график буенча үткәрелә.
Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «экология, мәдәният, мәгариф «мәктәптән тыш эшләр үзәге» укучылары, Рахматуллина Эльмира Рәшит кызы җитәкчелегендә «Экологик патруль» проектының пилот этабында «Бәрле елгасының экологик проблемалары» проекты белән конкурс нигезендә сайлап алу җиңүчеләре булдылар.
Беренче звеноны камилләштерү дәүләт программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов һәм сәламәтлек саклау министры М. Н. Садыйков Кайбыч үзәк район хастаханәсенә 2 ашыгыч медицина ярдәме машинасы тапшырдылар.
Витринага урнаштырылган 200дән артык бакыр, тимер һәм кәгазь акча урнәкләренең кайберләре моннан 3 гасырга якын элек чыгарылган. Араларында XIX-XX гасырларда кулланышта булганнары да бар. Төрле номиналдагы кәгазь акчалар әйләнеше өлкәннәрнең күбесенә таныш. Алар оныкларына, балалары на акчаның җәмгыятьтә тоткан урыны һәм акча әйләнешендәге үзгәрешләр хакында сөйлиләр.