ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2020 ел
сишәмбе

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында кичә Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районда яшәүче 3 гаиләгә авыл җирендә торак төзү өчен социаль түләү бирү турында таныклыклар тапшырды.

«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәм чаралары каралган

2 сентябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булачак, анда ведомствоның 2019 елгы эш нәтиҗәләре каралачак һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән  30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары - 2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: molpred-116.ru шулай ук анкета тутырырга һәм аны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: molpred2020rt@mail.ru.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыюның барышы турында сөйләде.

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Буа шәhрендә узган 20 нче "Созвездие. Йолдызлык" фестиваленең зона туры тәмам. Нәтижәләре шатландырырлык:  " Авыл денс " бию торкеме ике бию биеп 1 урынны яулады, вокал-соло" номинациясендә Адиятуллина Ралинә - 3 нче урын, Голназ Хузина -2 нче урын яулады, "Вокаль ансамбль" номинациясендэ "СалаватКупере" вокаль ансамбле кызлары - 2 нче урынга ия булдылар, "Конферанс" номинациясендә Нәзилә Гирфанова - 3 нче урынны яулады.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Ак Барс " холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев белән берлектә көзге чәчүнең барышы белән танышты.

Чайкала иген кырлары. Нәкъ җырдагыча, игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә. Бүген район башлыг/ы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә районның бер башыннан икенчесенә кадәр басуларны иңләгәндә, ирексездән күңелгә шул җыр сүзләре искә килеп төште

Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53% ын тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International