Күптән түгел (22 август) Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне узды. Бу Россия Федерациясе Президенты Указы белән 1994 елда рәсми рәвештә билгеләнгән бәйрәмнәрнең берсе;
1991 елның 22 августында РСФСР Югары Советы әгъзалары иртәнге утырышта РСФСР милли флагы турында Карар кабул иттеләр:
Кайбыч районы «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» җирле штабы ил халкын бу бәйрәм белән котлады.