Чайкала иген кырлары. Нәкъ җырдагыча, игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә. Hайон башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә районның бер башыннан икенчесенә кадәр басуларны иңләгәндә, ирексездән күңелгә шул җыр сүзләре искә килеп төште. Үзе дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә җигелеп эшләп, әллә ничә урак кампаниясен уңышлы уздырган Альберт Илгизәрович әле дә урак язмышы өчен борчыла. Бүген алдынгы комбайнчыларны бүләкләргә барганда да сизелде ул. "Игеннәр мул өлгерде". "Урып-җыюның экваторын узып киттек". "Уракны 5 сентябрьләргә төгәллисе иде бит". "Аңа кадәр көчле яңгырлар гына яумасын да, башактагы бөртекләр җиргә коелмасын иде"... Кайсы гына хуҗалыкка барып чыксак та, җитәкчеләргә киңәшләрен бирде. Мактау сүзләре белән беррәтән җитдирәк тонда да сөйләшергә туры килде аңа. Чөнки оешканлык күрсәтеп, вакытның сәгате генә түгел, минуты да кадерле икәнлеген аңлар чак.
Һәр хуҗалыкта лидерлыкны үз кулында тотучыларга рәхмәт хатлары тапшырдылар. Механизаторларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Район буенча да, үз хуҗалыгында да абсолют чемпион - "Гөбенә" агрофирмасыннан "Класс Мега" комбайнчысы Альберт Лазарев. "Алтын кырлар"дан шул ук маркадагы комбайн иярләүче Вячеслав Туртыгин, "Дубрава"дан "Нью Холланд"та эшләүче Илһам Кәримов,"Туган як-Агро"дан "Акрос" комбайнчысы Фәнис Бикбов, "Подберезье"дан "Палессе" штурвалы артында утыручы яшь комбайнчы Алексей Торхеевлар Рәхмәт хатларына лаек булды. Аларның барысының да экипажында Кайбыч байрагы җилферди.