Кайбыч районында көзге культуралар чәчүгә керештеләр

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге культуралар чәчү башланды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Ак Бар» холдинг компаниясенең АПК буенча генераль директоры урынбасары Камил Галиев белән берлектә Көзге чәчүнең барышы белән танышты. «Алтын Нива» агрофирмасы кырында алар «Гөбнә», «Золотая Нива», «Дубрава» агрофирмалары директорлары белән очраштылар һәм агымдагы проблемалар турында фикер алыштылар.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов хәбәр иткәнчә, көзге культуралар 10 мең 450 гектар мәйданда чәчәргә кирәк булачак. Бүгенге көнгә район буенча 2 мең 450 гектарда чәчелгән, шуның 2 мең 100 гектары – бодай, 350 гектары – арыш.
Район башлыгы хуҗалык җитәкчеләрен чәчүне сыйфатлы һәм кыска срокларда башкарып чыгарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International