Бүген Кайбыч авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән зур делегация дә әлеге ярминкәдә катнашты.
Сату рәтләрендә көзге уңыш һәм терлекчелек продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Ярминкә казанлыларны үзенең продукция төрлелеге, сыйфаты һәм түбән бәяләре белән сөендерде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең сыйфат буенча консультанты Илфат Шәрәфиев хәбәр итүенчә, ярминкәдә “Дубрава агрофирмасы” ҖЧҖ филиаллары, хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, Кошман, Хуҗа Хәсән, Мөрәле авыл җирлекләре үз продукциясен шәһәр халкына тәкъдим итте.