Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирле референдумда тавыш бирде

2017 елның 19 ноябре, якшәмбе

Бүген иртә белән Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бәрлебашы авылының сайлау участогына килде. Ул үзара салым буенча уздырылучы җирле референдумда тавыш биреп, үзенең гражданлык позициясен белдерде.

Альберт Рәхмәтуллин райондашларның барысын да әлеге референдумда  актив катнашырга чакырды һәм районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчасына бик күп эшләр башкарылуын билгеләп узды.  Әйтергә кирәк, узган елларда үткән референдум нәтиҗәсендә авыллар өчен мөһим булган сораулар хәл ителде: юллар һәм күперләр тәртипкә китерелде, һәйкәлләр яңартылды, яңалары төзелде, чишмәләр төзекләндерелде, балалар мәйданчыклары барлыкка килде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International