Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе тарафыннан, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итеп, 2018 елның 15 гыйнварыннан 7 мартына кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә "Кар чанасы-2018" дип аталучы профилактика чарасы уздырыла.
Татарстан Республикасында яңа интернет-проект эшли башлады, ул авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларын һәм аны сатып алучыларын берләштерә.
Колаңгы авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты методистлары “Сламәтлек көне” дип аталган күңелле кичә оештырды.
19 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы планы нигезендә “Баланың виртуаль тормышы: интернет – дусмы әллә дошманмы?” темасы буенча республика ата-аналар интернет – җыелышы узачак.
15 гыйнвардан Кайбыч район үзәк хастаханәсендә күчмә маммография эшли.
Бүген ягъни 17 гыйнвар көнне “Татарстан 24” телеканалында һәм “Бизнес ФМ” радиосында Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсенең (Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе) күчемсез милекне дәүләт теркәве һәм хокукларның физик затларга күчү бүлеге җитәкчесе Ада Зәйдуллина катнашында тапшырулар узачак.
2018 елның 1 гыйнварыннан РФ төзелеш кодексына үзгәрешләр кертелде.
Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы нәниләре ярмалардан тәмле ботка гына түгел, ә искиткеч картиналар ясап булганлыгына да ышандылар.
14 гыйнвар көнне Россиядә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссия төзелүгә 100 ел тулды.
Бүгенге көндә балалар сәламәтлегенә сак караш, аны ныгыту төп бурычларның берсе булып тора.