ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 8 июнендә Олы Тәрбит чиркәү төзелеше инициаторы, Чүти авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе   Василий Уткин  чиркәү приходы исеменнән, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт хаты тапшырды.

       


8
июнь, 2018 ел
җомга

Кошман Мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланды

Кайбыч районында юл эшләре бара.  Чүти авылының Такташ урамында   вак таштан юл җәяләр. Вак ташның астына су аксын өчен трубалар урнаштыралар.  


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Төнлә һәм көндез 8 июньдә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан  исәчәк җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк дип фаразлана.

8 июньдә “Эфир” каналында “Яңа иртә” дигән программа чыгачак. Анда  республика буенча Росреестр идарәсенең бүлек начальнигы Юлия Карманова  катнашачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, республикада 8 июнь көнне төнлә  һавада һәм җир катламында -1 градуска кадәр кырау төшүе турында җиткерде.

Җәй  көнне төзелеш  базарларында "кызу урак өсте". Чөнки бу вакытта дачаларда,  шәһәр фатирларында ремонт башлана. 


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 5 июнендә Кайбыч районында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина,  Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина,  Татарстан медик-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе Ригель Низамов эш визиты белән булдылар.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

8 июньдә ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Кайбыч муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелә. Ул 9.00- 12.00 сәгатьтә уза.

Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы инициативасы буенча  28 майдан 1 июньгә кадәр  мәдәни-ял учреждениеләренең  үзешчән театр коллективларының режиссерлары өчен сәфәр оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International