2018 елның 8 июнендә Олы Тәрбит чиркәү төзелеше инициаторы, Чүти авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин чиркәү приходы исеменнән, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт хаты тапшырды.
Берничә көн элек, авыл көне бәйрәменнән соң, район башлыгы үзенең хезмәт хакыннан чиркәү приходына 100 мең сум акча тапшырды. Ул акча чиркәүнең икенче гөмбәзен эшләнүгә китте. Гөмбәз Чуваш Республикасы осталары тарафыннан эшләнде һәм урнаштырылды.
Авылның барлык халкы район башлыгына рәхмәтен белдерде.