Кайбыч районында юл эшләре бара. Чүти авылының Такташ урамында вак таштан юл җәяләр. Вак ташның астына су аксын өчен трубалар урнаштыралар. Шулай ук мәктәп янына кадәр юл җәю көтелә.
Олы Тәрбит авылының Пионер урамында һәм Агрофирма конторасы мәйданында юл җәю эшләре дәвам итә.