Сезне күңелле яңалык белән сөендерергә ашыгабыз! Озак тәнәфестән соң, «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексының бассейны яңадан эшли башлады.
Хезмәт шартларын махсус бәяләү 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында” 426-ФЗ санлы Федераль закон һәм РФ Хезмәт кодексының 212 мәддәсе нигезендә эш бирүче үткәрергә тиешле мотлак процедура булып тора.
Оператив мәгълүматлар буенча 4 сентябрьда, районда, бөртекле һәм кузаклы культуралар 25879 гектар мәйданда урып җыелган, шуннан 57356 тонна суктырылган.
Хәзерге вакытта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә.
Бүген Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә, Белем көненә багышланган тантаналы линейка булып узды
Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында https://uslugi.tatarstan.ru ОНЛАЙН-СЕРВИС ярдәмендә пошлина бирүне исәпли һәм түли аласыз.
Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Кичә 1 сентябрь көнне Кайбыч районында Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар булып узды. Олы Кайбыч укучыларын котларга бу көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, әти-әниләр һәм кунаклар килгән иде.
Бүген Багай авылында балалар мәйданчыгы ачылды. Мәйданчык халыкның узара салым акчасына төзелде. Ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, төзелеш оешмасы генераль директоры Фәнис Хәйруллин, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушәния Кузнецова катнашты.
Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйм.