Оператив мәгълүматлар буенча 4 сентябрьда, районда, бөртекле һәм кузаклы культуралар 25879 гектар мәйданда урып җыелган, шуннан 57356 тонна суктырылган. Гектар уңышы 22,2 центнерны тәшкил итә. Югары темплар белән 2019 ел өчен көзге культураларны чәчү эшләре бара. Көзге культуралар 10112 гектар мәйданда чәчелгән, бу планнан 89 процентны тәшкил итә.
Шулай ук 7800 гектар мәйданда җир эшкәртелгән, бу планнан 24 процентны тәшкил итә.