Бүген Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә, Белем көненә багышланган тантаналы линейка булып узды. Линейкада вокал, фортепиано, халык бүлеге укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Бу елны мәктәпкә 11 бала килде.
Котлау сүзләрен әлеге бәйрәмдә сәнгать мәктәбе директоры Алсу Миннулина, укытучылар һәм әти-әниләр әйтте. Үзенең җырын баян коралында чыгарылыш сыйныф укучысы Рәмис Закиров уйнап китте. Ул Зөлфия Яруллина һәм Рузилә Садыйкованың укучысы.
Бәйрәм азагында Резеда Хисамова башкаруында мәктәпнең гимны яңгырады, аннары мәктәпкә беренче тапкыр килгән балалар өчен экскурсия үткәрелде.